Вступить в автономию
Заполните форму заявки для вступления в автономию
Җомга көннәрендә бездә кул эшләре түгәрәкләре уза. Безнең гүзәл остазларыбыз бу елны татар хатын — кызлар баш киемнәре-калфак тегүдән башладылар. Мастер-классны Шәяхмәтова Зифа Шәйхулла кызы үткәрде. Ул калфак формаларының тарихы, төрләре һәм әһәмияте турында сөйләде. Мастер-класслар һәр атнаның җомгасында 13-30 сәгатьтә Татар Үзәгендә (Голубые Дали 61) уза. Сез дә безгә кушылсагыз, үз кулыгыз белән үзегезнең уникаль матур калфакны тегә алырсыз. Рәхим итегез!

